Бүген район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Якты Күл авыл җирлегендә халык җыены узды. Валерий Григорьевич авыл халкын районның 2020 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары белән таныштырды. Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Захир улы Мөхтаров 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2020 елда үзара салым буенча авыл җирлеге территориясендә түбәндәге эшләр башкарылды: Якты Күл авылында гомуми файдаланудагы юлларны карап тоту (Ленин урамы.), зират юлын ясау, ял итү паркын төзекләндерү, Утяшкин авылында балалар мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру; Пустынка авылында гомуми файдаланудагы юлларны карап тоту. Республикада халык өчен мөһим программалар эшли. Республика программалары кысаларында 2020 елда "Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе" территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылды, яктырткычлар алыштырылды (75 яктырткыч). Көн тәртибе буенча шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, эчке эшләр бүлеге, роспотребнадзор, район үзәк хастаханәсе, янгын саклау хезмәте, "Россельхозбанк"АҖ вәкилләре чыгышлары тыңланды. Җыенга В.Г. Акатьев йомгак ясады.