Зәйдә 35 нче квартал, Воздвиженка, Кармалка һәм шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр җыены узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне 4 нче урта мәктәпнең актлар залында 35 квартал, Воздвиженка бистәсе, Кармалка торак пункты һәм Зәй шәһәренең үзәк өлешендә яшәүчеләр җыены булып узды. Җыелышта район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Совет һәм район башкарма комитетларының җаваплы хезмәткәрләре, яшәешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Очрашу башланганчы җыенга килүчеләр төрле оешма җитәкчеләре һәм белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Киңәшмә барышында 2020 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Район башлыгы Разиф Кәримов халыкны узган ел районның һәм шәһәрнең һәр тармагында башкарылган эшләр белән таныштырды, республика һәм муниципаль программаларның тормышка ашырылуы турында сөйләде. Шулай ук халыкны Зәй шәһәрен 2021 елда төзекләндерү һәм үстерү планнары, микрорайондагы оператив хәлләр, райондагы санитар-эпидемиологик хәл, профилактика чаралары, Зәй шәһәре микрорайоннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары белән таныштырдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов халык җыенына йомгак ясады, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәүгә игътибарны юнәлтте. Җыен эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International