Бүген ПЧ-88 актлар залында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында «Муниципаль янгын сагы» МКУ, ПЧ-88 хезмәт коллективлары җыелышы булды. Валерий Григорьевич аларны Зәй муниципаль районының 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Отряд башлыклары В.А. Агриков һәм С.А. Санников үз отрядларының эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Җыелыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Намуслы хезмәте һәм район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән башлык урынбасары - эчке хезмәт капитаны Владимир Петров бүләкләнде. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән янгын сүндерүчеләр- эчке хезмәт сержантлары Антон Миронов һәм Андрей Тихонов бүләкләнде.