Район китапханәчеләре төп эш юнәлешләрен һәм бурычларны билгеләде

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе
Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең «Китапханәләрнең проект эшчәнлеге» дигән темага семинары булып узды. Семинарның максаты - «Мәдәният» милли проектын тормышка ашыру кысаларында система китапханәләренең проект эшчәнлеген активлаштыру. Семинарны китапханә директоры С.М. Батршина ачты һәм китапханә эшендә иҗади идеяләр, проектлар роле турында сөйләде. Семинар барышында китапханәләрнең проект эшчәнлегенең гомуми нигезләмәләре каралды. Семинарның эш өлешендә методик-библиография бүлеге мөдире О.Н. Руди барлык китапханәчеләргә 2021 елда мөһим даталар, вакыйгалар һәм төп эш юнәлешләре турында искә төшерде. 2021 елда эшләячәк проектлар, программалар, фестивальләр һәм конкурслар тәкъдим ителде: "Тел дигән дөнья бар" проекты, "Uen fest" традицион халык уеннары фестивале, "Әдәбият һәм туган җир" урам фестивале, "Тормыш стиле - сәламәтлек" конкурсы һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International