"Ялта Зәй "спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Россия Федерациясе Федераль округы беренчелеге тәмамланды. Татарстан Республикасы командасы өченче урынны алды, икенче урында - Түбән Новгород өлкәсе, беренче урында-Удмуртия Республикасы командасы. Ярышларның 4 көне нәтиҗәләре буенча Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев мәктәбендә тәрбияләнүче Вәлиәхмәтова Альбина (тренеры С. В. Колесов) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында март аенда Коми Республикасы Сыктывкар шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә керде