22-24 гыйнварда Зәйдә элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры булып узды. Турнирда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 305 иң көчле спортчы катнашты. Ике көн киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Зәй муниципаль районы командасы, икенче урынны-Яр Чаллы шәһәре командасы, өченче урынны Әлмәт һәм Теләче муниципаль районнары командалары бүлеште. Ябылу тантанасында турнирда катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. "Без тагын бер кат ачык чыгышларның шаһиты булдык һәм Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган турнирның кирәклегенә тагын бер кат инандык, елдан-ел анда катнашучыларның саны арта бара, ә көрәшчеләр көчәя бара. Ата-бабаларыбызның милли гореф-гадәтләренә тугрылык һәм тирән ихтирам, үз төбәкләрендә көрәшне үстерү һәм камилләштерү өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәм. Бүген үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаучылар әлеге төр буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры булдылар. Барыгызны да лаеклы җиңүләр белән котлыйм! Намуслы көрәш, яхшы техника һәм яхшы көрәш өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез!» ,- диде Разиф Галиевич. Безнең командага лаеклы җиңүне районның танылган көрәшчеләре алып килде: 130 кг авырлык категориясендә Радик Сәлахов-1 урын, 90 кг авырлык категориясендә Руслан Хәмидуллин-3 урын, 65 кг авырлык категориясендә Зөлфәт Хәмидуллин-3 урын. 2005-2007 елгы егетләр арасында 45 кг авырлык категориясендә Ибраһимов Җәмил 1 урынны яулады. 2003-2004 елгы егетләр арасында 55 кг авырлык категориясендә 2 урынны Арсланов Нияз алды.