Зәйдә татарча көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия турниры ачылды

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

22 гыйнвардан 24 гыйнварга кадәр Зәйдә элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры уза. Ярышларда Татарстан Республикасының 24 муниципаль районыннан һәм Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән 296 спортчы катнаша. Зәй районыннан өлкән көрәшчеләр: Нуриәхмәтов Илфат, Хәмидуллин Зөлфәт, Кашапов Азат, Цыганов Игорь, Әхмәтшин Айнур, Кузьмин Алексей, Хәмидуллин Зөлфәт, Сәлахов Радик, Павлик Сергей, Насыйбуллин Ислам, Вятскин Алексей һәм 2003-2004 елгы, 2005-2007 елгы 23 егет-кызлар катнаша. Турнирны ачу тантанасында дәрәҗәле кунаклар: Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов, Россия Көрәш федерациясе вице-президенты Равил Уел улы Ногуманов, Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин, ярышларның баш хөкемдары, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Рәкыйп Нәҗип улы Фәйзуллин катнашты. Татарстан Республикасында «көрәш» не популярлаштыруга керткән өлеше һәм Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия ярышларын яктырткан өчен Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Шәрипова Зөлфия Муллаян кызы - «Сетевая компания» ААҖ матбугат үзәге җитәкчесе, Хөснуллин Илнар Хәлил улы-«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире урынбасары. «Россиянең атказанган тренеры» дигән мактаулы спорт билгесе белән «Зәй»спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Салихов Равил Фаил улы бүләкләнде. «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Имаметдинова Есения Михайловна – Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең баш хисапчысы; Тимеркаева Илзирә Габделбәр кызы – «Зәй»спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары. Россия Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ашрапов Илфат Зиннур улы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе Президиумы рәисенең Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сәгатьләр белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Чапков Александр Владимирович, Ашрапов Илфат Зиннур улы - Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы, Зыятдинов Илсур Рәис улы – «Зәй» спорт мәктәбе тренеры бүләкләнде. Милли көрәш буенча район ярышлары 1999 елдан башлап 9 ел дәвамында Ринат Фәрдиев призына үтте, 13 ел рәттән алар аның истәлегенә багышлана. 2016 елда турнир республика рангына керде, ә 2019 елдан башлап Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International