Зәйнең үзәк мәйданында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Бүген "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Гали улы  Кәримов  сәүдә рәтләре буйлап узды, тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын һәм ассортиментын бәяләде, бер үк вакытта эшмәкәрләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. Бу атнада ярминкәдә үз продукцияләрен Аксар, Иске Маврин, Төги, Урсай һәм Чыбыклы авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итте. Сатуда фермерлар Алексей Игошин, Вера Савгильдина, шулай ук район умартачылары да актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International