Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында Бигеш авыл җирлегендә халык җыены узды. Халык җыелышында Совет аппараты, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында Зәй муниципаль районының 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Бигеш авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Илгиз Раиф улы авыл җирлегенең 2020 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде. Аның чыгышы республика программалары буенча башкарылган эшләргә юнәлдерелде, нәкъ менә программа кысаларында Бигеш авылында ГТС ремонты төгәлләнгән, башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалган, Түбән Лоҗы авылында яктырткычлар алыштырылган, суүткәргеч үткәрелгән. Җирлек башлыгы шулай ук авыл җирлеген төзекләндерүгә тотылган үзара салым акчаларын куллануга җентекләп анализ ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча вәкиле Рябов Д.М. райондагы һәм авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында сөйләде һәм гражданнарны игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Шулай ук санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирделәр.