Зәйдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган театр иҗатының район фестивале старт алды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Районның мәдәният бүлеге һәм район мәдәният йорты Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан “Тел бишеге- театр” дигән театраль фестиваль игълан итте. Фестивальне Югары Мәлем мәдәният үзешчәннәре башлап җибәрде. 15 гынвар көнне “Балкыш” халык театры һәм балалар “Шомбай” театрына йөрүчеләр Галыймҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык-әбием” дигән ике пәрдәлек әкият-тамашасын күрсәттеләр. Спектакльне мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары  Резидә Гомәрова  җитәкчелегендәге жюри комиссиясе бәяләде. Артистлар тирән мәгънә салынган әкияти әсәрнең эчтәлеген  ачып бирә алды. Залдагы тамашачы авыру ананы (Лилия Сибгатуллина) чын күңелдән кызганды, кыю, батыр Нәзиргә (Фидан Насыйров) сокланып көч биреп торды, Сәрби әбинең (Тәслимә Солтанова) сабыр акылына сокланды, убырлы карчык (Миләүшә Хәйруллина) белән бергә шомланды, Айсылуга (Элина Трофимова) кушылып көлде. Спектакльдә күренешләр алыштыруны да оста уйлап тапкан мәлемнәр: әйләнә торган сәхнә өйне урман аланына тиз генә әйләндерә дә куя. ”Әсәрне сәхнәгә куяр өчен күп кешенең көче керде, барлык артистлар, ярдәм итүчеләр, әти-әниләргә зур рәхмәт”- ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина. Мәлемнәрнең аягы җиңел булыр дип ышанып калабыз, фестивальдә катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International