19 гыйнварда православие динендәге зәйлеләр Качману бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Район гыйбадәтханәләрендә гыйбадәтләр узачак һәм бөек су изгеләндереләчәк. Зәй-2 микрорайонының әйләнеп үтүче юлында урнашкан "Изге чишмә" янында район башлыгы Разиф Кәримов һәм руханилар катнашында бәйрәмнең рәсми өлеше булачак. Бирегә килүчеләргә изгеләндерелгән суны алу һәм коену мөмкинлеге булачак. Дин тотучыларга уңайлы булсын өчен бу көнне 4 нче маршрут автобусы бирегә керәчәк, киенү өчен ике зур автобус куелачак. Төп коену урынында тәүлек дәвамында ашыгыч ярдәм, эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.