Зәйдә чираттагы ярминкә үтте

2021 елның 16 гыйнвары, шимбә

Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда сезон башыннан алып чираттагы, унбишенче ярминкә үтте. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов узды һәм шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде. Бу атнада ярминкәдә үз продукцияләрен Поповка, Поручик, Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары тәкъдим итте. Ярминкәдә фермерлар Алексей Игошин, Вера Савгильдина, шулай ук район умартачылары да актив катнашты. Ярминкәдә сыер, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, бал, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатылды. Дуңгыз ите сату вакытлыча туктатылды. Ярминкәләр зәйдә популярлыгын югалтмый, концерт төркеме чыгышлары ана тагын да ямь өсти. Кар күп булуга карамастан, бүген иртәдән ярминкә үткәрү урынында халык күп иде. Барлыгы 15 ярминкә эчендә 9 млн. сумлык продукция сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International