15 гыйнварда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының бишенче утырышы узды. Утырыш эшендә Зәйдән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр палатасы рәисе Зиннәтуллин Руслан катнашты. Парламентарийлар 2020 елга эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алышты. Доклад белән Яшьләр парламенты рәисе Шимина Н.К. чыгыш ясады. Шулай ук җаваплы сәркатип Аблиева К.В. 2021 елга Яшьләр парламенты эшчәнлеге планы турында сөйләде. Хокук мәсьәләләре, контроль һәм регламент буенча комиссия әгъзасы Яруллина А. Я. Россия Федерациясе Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне күтәрде. Утырышта Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламенты комиссиясе әгъзасы Лотфуллина А.Ф., фән, инновацияләр һәм яшьләр эшкуарлыгы мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты комиссиясе әгъзасы И. И. Зарипов, Балык Бистәсе муниципаль районы Яшьләр парламенты вәкиле О. Ю. Караганова, Яшьләр парламентының Экология, сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру комиссиясе әгъзасы Д. М. Глазунов һәм башкалар чыгыш ясады һәм Е.И. Согрина йомгак ясады.