Бүген Югары Шепкә авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены узды. Разиф Кәримов авыл халкы алдында Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады, шулай ук 2021 елга төп бурычларны билгеләде. Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева составына 6 торак пункт кергән авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында сөйләде. 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, халык саны 931 кеше тәшкил җиткән. 2020 елда республика программасы буенча Имәнлебаш авылында яңа модульле ФАП төзелгән. Үзара салым акчасына Югары Шепкәдә вак таш җәелгән, чишмә төзекләндерелгән, Имәнлебаш авылында зират коймасы ясалган, Иске Пальчик авылына беседка сатып алынган. Җыенда шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшенә, җирлекләрдәге оператив хәлгә, райондагы санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чараларына, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 2021 елгы янгынга каршы сезонга әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү, «Россельхозбанк» АҖнең кредит продуктлары турында сораулар тыңланды. Җыенга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре алга таба карап тикшерү өчен контрольгә алынды.