Аксар авылы җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Аксар авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында гражданнар җыены узды. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкы алдында Зәй муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады, шулай ук 2021 елга төп бурычларны билгеләде. Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов  җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. 2020 елда Иске Токмак авылында урам буенча «Авыл юллары» программасы буенча республика бюджеты хисабына 1,5 млн.сумга, 380 метр озынлыкта юл салынган. Район бюджеты хисабына Иске Тәкмәк авылында «Шумак» чишмәсеннән су үткәрелгән, 2020 елның июленнән халык чишмә суын куллана башлаган. Аксар авылы халкы соравы буенча Зәй-Кама Аланы юлында Түбән Кама шәһәренә таба юнәлештә тукталыш павильоны куелган. Гражданнарның үзара салымы хисабына юлга асфальт түшәлгән. Республика программасы буенча Аксар авылы мәдәният йортында 11 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган, авыл жирлеге составына кергән Перцовка, Буре-Сарай, Икенче һәм Өченче Бөгелде авылларында күп төрле төзекләндерү эшләре башкарылган. Җыенда шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек эшенә, җирлекләрдәге оператив хәлгә, райондагы санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында, 2021 елгы янгынга каршы сезонга әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү, «Россельхозбанк» АҖ кредит продуктлары турындагы мөһим мәсьәләләр каралды.  Җыенга район башлыгы Разиф Кәримов йомгак ясады. Барлык мөрәҗәгатьләр дә хәл итү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International