14 гыйнвар көнне "Энергетик" мәдәният йортының "Алтын яшь" клубында иске Яңа елга багышланган ял кичәсе узды. Кичәгә ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте вәкилләре чакырылган иде. Бәйрәмдә үзешчән сәнгать артистлары, "Энергетик" мәдәният йортының "Квартет" һәм балалар сәнгать мәктәбенең "Диалог" концерт төркеме катнашты. Бәйрәм кичәсен Надежда Чепурная алып барды.