Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «Сәламәтлек комбинаты» МУП директоры Бусова Зөлфия Равил кызы 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнар турында доклад белән чыгыш ясады. «Сәламәтлек комбинаты» МУП эшчәнлегенең төп төре-мунча-кер юу хезмәте күрсәтү. Мунча комплексында гомуми бүлекләрдә дә, шәхси номерларда да уңайлы булу өчен барлык шартлар да тудырылган. Төрек мунчаларын яратучылар өчен «Хамам»номеры эшли. Зөлфия Равил кызы үзенең докладында 2020 елда бирегә 12 меңнән артык кеше йөрүен билгеләп үтте. Зәй муниципаль районы халкына һәм предприятиеләренә мунчадан тыш кер юу хезмәте, буш мәйданнарны арендага бирү хезмәте күрсәтелә. Мунча һәм кер юу хезмәтләренә ай саен төрле акцияләр үткәрелә. Хәзерге вакытта 3 сәгатькә номерга заказ биргәндә-4нчесе бүләккә бирелә, шулай ук икесен юдырганда өченче әйбергә 50% ташлама гамәлдә. Сатуда бүләк сертификатлары бар. Икътисадый совет утырышына нәтиҗә ясап, Разиф Галиевич «Сәламәтлек комбинаты» МУП коллективының 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде һәм киләчәктә уңышлар теләде.