Кыш-елның иң кадерле чоры гына түгел, ә бәйрәмнәрнең иң бай чоры да. Шуларның берсе - иске Яңа ел! Борынгы Русьтә бу көн дә ел саен билгеләп үтелә икән, әмма яңа яки иске ел түгел, ә Васильев көне итеп. 14 гыйнвар көнне музей хезмәткәрләре «Каенкай» балалар бакчасында «Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз» дип исемләнгән тематик күзәтү үткәрделәр. Чарада «Звездочки»төркеме катнашты. Чара башында балаларны Васильев көне халык бәйрәме, аның гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, «кар бөртекләре», «күңелле буран», «Кенгуру», «рәсем яса» уеннары уйнадылар, ләкин барыннан да бигрәк аларга «итек ыргыту» уены ошады. Барлык биремнәрне дә укучылар бик яхшы башкардылар, һәм чара ахырында барлык катнашучыларга медальләр тапшырылды.