Зәйдә чаңгы сезонын ачтылар

2021 елның 1 гыйнвары, җомга
30 декабрь көнне Яңа шәһәрнең урман аланында чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар узды. Ярышлар халык арасында чаңгы ярышларын популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев катнашты. Яктыртылган трассада 90га якын кеше стартка басты, аларны яхшы кәеф һәм чаңгы спортына булган мәхәббәтләре берләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International