Зәй автомобиль юллары идарәсенә дүрт яңа техника кайтты

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
Бүген «Татнефтедор» автомобиль юллар идарәсенең Зәй филиалына инвестицион программа буенча 4 яңа техника кайтты. Алар – икешәр берәмлек катнаш юл машинасы һәм юлчыларны йөртү өчен “Газель” автомобильләре. Яңа техника юлларны карап тотуга кулланылачак. Районда барлыгы 12 катнаш юл машинасы эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International