Зәй балалары хокук турында белемнәрен ныгыта

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
29 декабрьдә С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә “Кеше. Канун. Хакыйкать” клубы кысаларында “Фемида дәресләре” дип исемләнгән хокук турниры узды. Чарага шәһәребезнең 4 нче мәктәбенең 7 А сыйныфы укучылары чакырылган иде. Турнир барышында балалар закон нигезләре белән таныштылар, "ярый" һәм "ярамый" арасындагы чикләрне төгәл билгеләргә өйрәнделәр. Хокук бозган өчен административ һәм җинаять җәзасына тартылу ихтималы турында белделәр һәм конкрет мисалларда алар арасындагы аерманы билгеләделәр. Төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар. Турнир нәтиҗәләре буенча барысы да җиңүче дип танылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International