Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан аграрийлары Яңа елны авыл хуҗалыгы техникасына “Иске бәяләр” белән каршы алырга мөмкин
2020 елның 30 декабре, чәршәмбе
Татарстан аграрийлары Яңа елны авыл хуҗалыгы техникасына “Иске бәяләр” белән каршы алырга мөмкин. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты. Росагролизингның «Алдан броньлау» акциясе грарийларга техниканы киләсе сезонга максималь дәрәҗәдә отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирде һәм моның белән авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләрен дә эш белән тәэмин итте. “Бу ай безнең аграрийлар өчен кирәкле һәм мөһим булган акцияне башлавыбызны күрсәтте. Без техниканы алдан броньлауга ихтыяҗ зур булуын күрдек. Шуңа күрә без үзебезнең партнерларыбыз - авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр белән бергә акцияне озайту турында карар кабул иттек. Яңа ел - иске бәяләр!”,- диде «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов.Техника белән тәэмин итүчеләр катнашында Росагролизинг уздырган конференция барышында акция турында күп кенә уңай фикерләр әйтелде. Акция башлангач, җәмгыятькә гомуми суммасы 10,7 млрд. сумнан артыкка 1692 берәмлек техника алуга заявка килгән. Исегезгә төшерәбез, “Алдан броньлау” кысаларында, компаниянең маркетплейста иң эре тәэмин итүчеләр техникасын сатып алуга заявканы рәсмиләштергәндә, клиент яңа елда иске елда куелган бәядән өстәмә ташламалар белән техника алачак. Росагролизинг, үз чиратында, тагын өстәмә ташламалар бирәчәк: • аванс - 0 %; • төп бурыч буенча түләүне кичектерү - киләсе елның 1 сентябренә кадәр. Акция турында тулырак Исегезгә төшерәбез, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы аграрийлары ташламалы лизинг шартларында иң күп техника сатып алучылар булдылар. 1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы, алар арасында 116 комбайн һәм 197 трактор, алар инде Татарстан кырларында эшли. Быел төбәк агросәнәгать комплексында Росагролизингның инвестиция чыгымнарының гомуми суммасы 4,1 млрд. сум тәшкил итте. «Алдан броньлау» акциясе буенча бер ай эчендә Росагролизингка Татарстан аграрийларыннан 108 берәмлек техникага 676 млн.сумнан артык суммага 64 заявка кергән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз