Зәйдә район һәм шәһәр Советы утырышлары узды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәре Советы утырышлары узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: "2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертү турында"; "Зәй муниципаль районы Советы һәм Зәй шәһәре Советының 2021 елга эш планы турында"; "Зәй муниципаль районының 2021 елга муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фараз планы турында". Утырышта район финанс-бюджет палатасы рәисе П.А. Байрашев, район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина, районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р. Шәйхиев чыгыш ясадылар. Утырышны Совет рәисе, муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгаклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International