Зәйдә Икътисади Советның чираттагы утырышы узды

2020 елның 19 декабре, шимбә

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади Советының чираттагы утырышы узды. «Зәй» агросәнәгать паркы рәисе Руслан Рәхимҗанов 2020 елның 11 аендагы эш йомгаклары, 2020 елга көтелгән нәтиҗәләр һәм 2021 елга перспектив планнар турында чыгыш ясады. Руслан Галимханович үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2020 елның 11 аенда агросәнәгать паркында 135 тонна яшелчә, 175 тонна ит эшкәртелгән, агымдагы елның май аеннан экологик чиста фермер продукциясе ассортименты киң булган «Фермер ишегалды» фирма кибете эшли башлаган. Быел, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы ярдәмендә, агросәнәгать паркы кәбестә, суган, кишер һәм чөгендер үсентеләре һәм орлыклары алды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үсентеләр һәм орлыклар безнең район халкына бушлай бирелде. Халык бу программадан канәгать һәм үстерелгән яшелчәләрне Агросәнәгать паркына тапшыра, шулай ук аларны үзләре дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата. Агросәнәгать паркы планында товар әйләнешен арттыру, «Яңа шәһәр» микрорайонында икенче кибет ачу, анда шәһәрнең әлеге өлешендә яшәүчеләр икътисади яктан отышлы бәяләрдән Зәй һәм якын-тирә районнарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алачак. Икътисади Совет утырышына Р.Г. Кәримов йомгак ясады һәм «Зәй» агросәнәгать паркы коллективы эшенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International