Зәйдә унөченче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 19 декабре, шимбә

Бүген «Энергетик»мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда сезон башыннан алып чираттагы, унөченче ярминкә узды. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов узды һәм ул шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде. Бу атнада ярминкәдә үз продукцияләрен Бигеш, Бохарай, Кадер, Югары Пәнәче, Югары Шепкә авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыклары тәкъдим итте, шулай ук ярминкәдә Н.В. Карташов, В.И. Ионов, В. В. Савгильдин, В. В. Рафаиловлар, Носовлар да актив катнашты. Ярминкәдә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчәләр, үсентеләр, шикәр комы сатылды. Мондый ярминкәләрне зәйлеләр һәрвакыт көтеп алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International