Зәйдә "Алтын башак - 2020 " конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 18 декабре, җомга

Ел саен Яңа ел алдыннан Зәй балалар музыка мәктәбе, район Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Алтын башак» муниципаль вокаль конкурсы үткәрә. X юбилей дистанцион конкурсының «Вокал - соло» номинациясендә 11 авылдан 25 бала катнашты. Җиңүчеләр: Краснов Алексей -Сарсаз-Баграж авыл мәдәният йорты (җитәкчесе Герасимов Алексей Петрович); Краснов Алексей, Мартемьянова Юлия - Сарсаз-Баграж гомуми белем бирү мәктәбе ( җитәкчесе, концертмейстер Утяганов Петр Петрович); Мозаффарова Резидә - Аксар гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Әхмәтҗанов Фәтхелгаян Фатих улы); Хәйруллина Азалия - "Балалар иҗат йорты", Түбән Биш урта мәктәбе (җитәкчесе Мөхәммәтшина Ирина Азват кызы); Боярова Резидә, Бояров Әдел - Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Әюпова Алсу Фәит кызы); Голованова Таисия – Поручик гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Дәүләтшин Габденур Зиннур улы). Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International