Зәйдә бердәм салым режимын гамәлдән чыгару һәм салым салуның башка режимнарына күчү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмил Эдуард улы Галиев һәм Федераль салым хезмәте вәкилләре катнашында бердәм салым режимын гамәлдән чыгару һәм салым салуның башка режимнарына күчү сораулары буенча киңәшмә узды. Төп тема буенча доклад белән Татарстан Республикасы буенча 11нче районара Федераль салым хезмәтенең баш дәүләт инспекторы Оксана Зыкова чыгыш ясады. Шулай ук патент һәм гадиләштерелгән салым салу режимы, контроль-касса техникасы белән эшләү мәсьәләләре каралды. Салым салу өлешендә эшмәкәрләрнең актуаль проблемалы сорауларына тулы җаваплар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International