Зәй делегациясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының 15 нче съездында катнаша

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының 15 нче съезды уза. Быел съезд яңа форматта уткәрелә, делегатларның күбесе видеоконференцэлемтә режимында катнаша. Зәй районын "Корстон" сәүдә - күңел ачу комплексында район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Делегация составында-Совет аппараты җитәкчесе Л.Г. Ананьева, Түбән Биш, Поповка, Сәвәләй, Урсай, Баграж авыл җирлекләре башлыклары бар. ТР Муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңгән ике авыл җирлегенә Шевроле Нива автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Түбән Биш һәм Поповка авыл җирлекләре башлыклары Д.В. Насертдинов һәм И. А. Амерханов алды. Съезда соңгы биш елда Муниципаль берәмлекләр Советында башкарылган эшләргә йомгак ясала, төрле дәрәҗәдәге муниципаль берәмлекләрнең – шәһәр территорияләренең, авыл җирлекләренең актуаль мәсьәләләре тикшерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International