Зәйдә район башлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләре тикшерелде

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Алар «Нива» ҖЧҖ, «Куш- Елга», «Дурт-Мунча», «Бура-Кирта» сөт-товар һәм  Карман авылы таналар үстерү фермаларында булдылар. Сәфәрнең төп максаты-терлекчелек тармагы эшенә, терлекләрне тоту шартларына бәя бирү иде. Бүген биредә эре мөгезле яшь терлекләрне тоту һәм карау, терлекләрнең баш санын югалтмау, шулай ук терлек биналарының санитар торышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгы тарафыннан сөт һәм артым алу буенча эшне көчәйтү, яңа ел башына кадәр терлекләр күчерүне һәм төркемнәргә бүлүне төгәлләү бурычы куелды. Технологик процессларны катгый үтәү, эштәге өзеклекләрне булдырмау тәкъдим ителде. Шулай ук Разиф Кәримов «Дурт-Мунча», «Түбән Биш», «Кадер», «Бигеш» машина-трактор бүлекчәләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышы белән танышты. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау дәвам итә. Хуҗалыкларның механик остаханәләрендә чәчү, туфрак эшкәртү техникасын, үзебезнең тракторларны ремонтлау эшләре бара. Техника ремонтын 1 гыйнварга тәмамлау бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International