Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Кыш-Кыш" дип исемләнгән конкурс-уен программасы оештырдылар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе
Кыш-тылсым һәм әкиятләр вакыты. Шуны истә тотып, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыгол скверында кышкы айларда узачак чаралар циклын елның бу гаҗәеп вакытына багышларга булдылар. Бүген «Исәнме, кыш!» конкурс-уен программасына «Кызыл Калфак» балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Программа дәвамында балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, кыш турында мәкальләрне искә төшерделәр, кызыксынып китаплар белән таныштылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чарада һәркем баллы күчтәнәч һәм күтәренке кәефкә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International