Бүген Баграж авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Баграж авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлеше башланганчы семинарда катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган яңа һәйкәлне, Сарсаз-Баграж авылында үзара салым акчасына төзекләндерелгән балалар мәйданчыгын карадылар, Югары Баграждан Г. П. Коронов крестьян-фермер хуҗалыгында, М.В.Кондратьев шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган яңа һәйкәлне, зираттагы юлны карадылар. Урта Баграж авылы халкы да үзара салым акчасына һәйкәл, часовня һәм балалар мәйданчыгын яңартуга ирешкәннәр. Семинарда катнашучыларга кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев 2020 елда үзара салым кысаларында башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәисә Исламова авыл җирлекләренең генераль планнары, Зәй муниципаль районының авыл җирлекләренә һәм торак пунктларына керү билгеләрен рәсмиләштерү буенча чыгыш ясады. Шулай ук ирекле янгын саклау органнары, үзмәшгульлек үзәге, грантлар бирү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе, торак пунктлардагы күчемсез милекне һәм җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү буенча, Зәй муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекләре эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Нәтиҗә ясап, Разиф Кәримов семинарда каралган мәсьәләләр буенча эшне көчәйтү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде: рейтинг күрсәткечләрен үтәү, республика программаларын гамәлгә ашыру, яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать тәртибен профилактикалау чараларын һәм янгынга каршы чараларны үтәү хакында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International