Зәйдә мобиль төркем маска режимының үтәлешен тикшерә

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе
7 декабрьдән башлап, җәмәгать урыннарында маска режимын үтәүне контрольдә тоту максатыннан, мобиль төркем районның мәктәпкәчә учреждениеләре буйлап рейдлар үткәрә башлады. Төркем составына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч –эксперты, ЗМР Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече, Зәй шәһәренең дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы керде. Төп максат-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларын китергәндә битлек режимын бозучы ата-аналарны ачыклау. Мобиль төркем «Шатлык», «Якты Кондыз», «Энҗе», «Каенкай» балалар бакчаларында булып кайтты. Тикшерү барышында маска режимын бозу очраклары ачыкланмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International