Зәй егете- "Яшь закон чыгаручы" форумы җиңүчесе

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
2 декабрьдә Казан IT-паркында ел саен үткәрелә торган "Яшь закон чыгаручы" форумының турыдан-туры этабы узды. Быел Зәй муниципаль районында ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гамәлдәге җәмәгать ярдәмчесе, 4нче мәктәп укучысы Петров Максим иҗтимагый проектта балалар иҗат йорты инициатив төркеме белән бергә әзерләгән "Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә ОРВИ һәм коронавирус йогышы белән авыручылар санын киметү чаралары турында" закон проектын уңышлы яклап, җиңүчеләр арасына керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International