Зәйдә һәлак булган солдатларны искә алдылар

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды. Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына хәрби комиссариат, хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүчеләр, яшьармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Чараны район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев ачты. -Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә, - диде Валерий Григорьевич. Чарада хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Александр Гурьянов, “Гвардия” эзтабарлар хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров чыгыш ясады. Зәй эзтабарлары ел саен казу эшләрендә катнашып, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны табуга зур өлеш кертә. Быел гына да 30лап кызылармияченең сөякләрен казып алдылар. Казу эшләрендә аеруча актив катнашкан эзтабарларга Мактау грамоталары тапшырылды. Митингта яу кырында башларын салган зәйлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International