Зәйдә алимент түләү сораулары буенча кабул итү булачак

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
9 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (кече зал, 2 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә хакимият, суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча эш сәгатьләрендә башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International