«Рәссам Фердинанд Тевс»

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе
Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Рәссам Фердинанд Тевс» күргәзмәсе ачылды. Ф.Н.Тевс иҗаты безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ биредә ул талантлы рәссам буларак танылу алды. Беренче тапкыр ул музейга үзенең эшләрен 1985 елның 8 маенда – ачылу көнендә куйды. Германиягә китәр алдыннан, Фердинанд Николаевич үзенең сигез матур картинасын Зәй туган якны өйрәнү музеена бүләк итеп тапшырды. Шушы картиналар бүген музейда бу кызыклы, үзенчәлекле рәссам- Фердинанд Николаевич Тевс истәлегенә куелган күргәзмәдә тәкъдим ителә. 2020 елның 15 ноябрендә ул безнең арабыздан китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International