Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Covid турындагы сораулар белән Татарстанда кайнар линиягә көненә меңнән артык тапкыр мөрәҗәгать итәләр
2020 елның 2 декабре, чәршәмбе
122 номеры буенча шалтыратып, рус һәм татар телләрендә консультация алырга була. Татарстанлыларның коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырату алты тапкыр арткан һәм көненә 1200ләп шалтыратуга җиткән. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың цифрлаштыру министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте. "Әгәр элек модернизацияләүгә кадәр кайнар линиягә көн саен халыктан уртача икейөзләп шалтырату килгән булса, хәзер бу сан бер меңнән артып китә. Мәсәлән, бу ял көннәрендә генә дә операторлар татарстанлылардан 1 200 шалтырату эшкәртте", - дип хәбәр итте Яковлев. Коронавирус йогышы буенча татарстанлыларны консультацияләү өчен кайнар линия агымдагы елның мартында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән иде. Ноябрьдә цифрлаштыру министрлыгы аны модернизацияләгән. Хәзер аңа 122 номерын җыеп шалтыратырга була. «Әлеге өч санлы номерны керткәннән соң, кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артты. Алга таба без „03“ һәм „122“ хезмәтләренең шалтыратуларны оператив кабул итү өчен поликлиникалар белән турыдан-туры телефон элемтәсен оештырырга планлаштырабыз», - дип өстәде министр урынбасары. Рус һәм татар телләрендә консультацияне эш вакытында гына түгел, тәүлек буе алырга була. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары саны артты. Хәзер халыкка 50гә якын кеше, шулай ук робот Лилия телефоннан консультация бирә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз