Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча түгәрәк өстәл узды
2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе
Бүгенге көндә гаилә проблемаларын хәл итү, гаилә иминлеге, социаль ятимлек, балалар караучысызлыгы һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын камилләштерү, гаилә институтын ныгыту мәсьәләләре аеруча әһәмияткә ия. 2020 елның 27 ноябрендә “Энергетик” мәдәният йортында Зәй районында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү буенча алга таба эшчәнлекне планлаштыру максатыннан түгәрәк өстәл оештырылды. Профилактика системасы учреждениеләре һәм ведомстволары вәкилләре субъектларның эшенә анализ ясадылар, ведомствоара бәйләнешне активлаштыру буенча бурычлар куйдылар, гаилә һәм балалар белән эшләүнең төрле мәсьәләләре, юнәлешләре, формалары һәм методлары турында сөйләштеләр. Гаиләдәге проблемаларны иртә ачыклау, ведомствоара рейдлар оештыру, балалар клублары, ишегалды мәйданчыклары эше, өстәмә белем бирү, яшьләр арасында деструктив төркемнәр, социаль-негатив күренешләрне, хокук бозуларны, наркотиклаштыруны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атнасын оештыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау һәм башка сораулар турында фикер алыштылар. Фикер алышуларда төп мәсьәләләрнең берсе булып “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау мәгълүмати системасында районның профилактика субъектлары эшен оештыру турында” темасы булды. Катнашучылар игътибарына мәгълүмат системасында субъектларның эшенә анализ тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл карарында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында мәгълүмат системасында эшләү буенча кабат укыту семинары үткәрү һәм мәгълүматларны кертү өчен җаваплы вәкилләр өчен шәхси консультацияләр оештыру билгеләнде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз