Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Авыл ипотекасы: татарстанлылар өчен яңалыклар
2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 1245 гаилә программадан файдаланган инде. Программаның баш операторы - Россельхозбанк. Кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен 2,7 млрд. сум акча бирде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча Лаеш районы лидер булып тора, анда авыл ипотекасы буенча 245 килешү теркәлгән, Питрәч районында - 200, Биектау районында - 153. Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020 елның 27 октябрендә 1748 номерлы карар кабул итте, аның нигезендә "Авыл ипотекасы" дәүләт программасының гамәли көче киңәйтелде һәм Россия кредит оешмаларына һәм “ДОМ. РФ” АҖенә Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплау өчен субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шушы Карар ярдәмендә ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Элегрәк Кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә юк иде һәм банклар заемчыны кире кага алалар иде. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 2021 елдан ипотека кредиты биеклеге биш каттан артмаган күпфатирлы йортлардан торак урыннар сатып алу өчен бирелә ала. Моңа кадәр Кагыйдәләрдә андый чикләүләр юк иде. Моннан тыш, киләсе елдан торак төзү өчен ипотека кредитынннан файдаланганда, җир кишәрлеге заемчыга милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин. Яңа кагыйдәләр нигезендә, 2021 елдан кредит шартнамәсенә карата, сатып алынган яки төзелгән торак урынында заемчыны милек хокукы теркәлгән көннән алып ярты ел эчендә мәҗбүри теркәү турында таләп барлыкка киләчәк. Әлеге шарт, шулай ук кредит алган көннән ике ел эчендә торак йортны төзеп бетерү турындагы таләпләр бозылган очракта, банк ипотека буенча ставканы яңадан карарга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, авыл ипотекасы еллык 3% ставка белән (2,7% - ипотеканы иминләштергәндә) 25 елга кадәр бирелә, кредитның максималь суммасы – 3 млн.сум. Авыл җирлегендә йорт, фатир, җир кишәрлеге сатып алырга яки төзергә мөмкин. Еллык 3% ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн.га кадәр карала, шул ук вакытта беренчел кертем 10%тан башлана. Программаның мөһим шарты:сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә булырга тиеш. Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2020 елның 5 мартындагы 48/2-пр номерлы боерыгы белән расланган. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни 30 меңгә кадәр халкы булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр кертелгән. Мәсәлән, бирегә Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һ. б. кергән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз