Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның “Россия тәмнәре” конкурсында катнашуына багышланган матбугат конференциясен үткәрде
2020 елның 24 ноябре, сишәмбе
Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты. “Татарстан Республикасы конкурста катнашу өчен 22 бренд тәкъдим итте, болар - Татарстан балы, казылык, чәк-чәк, “Кичке Казан” торты, Әгерҗе лимонады, Зеленодольск катыгы һәм башкалар, алар барысы да «Вкусы России» сайтында күрсәтелгән”, - диде Наил Залаков. Ул, Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе «Тәмле янәшәдә», «Татып кара, яратасың» номинацияләрендә катнашачак, җиңүчеләрне конкурс комиссиясе әгъзалары билгеләячәк, дип өстәде. Татарстанның барлык 22 бренды да 19 ноябрьдә башланган «Безне сайлыйлар» халык тавыш бирүендә катнаша, бөтен ил буенча бер генә бренд җиңүче булачак. «Конкурсның төп критерийларының берсе - продукциянең исемендә аның килеп чыгышы, рецептурасындагы яисә тәмендәге үзенчәлекләрдә тарихи чагылыш булу. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Шуңа күрә без әлеге конкурста үзебезнең кече хуҗалыклар катнашсын, дип тырыштык. Аларга Россия дәрәҗәсендә танылу киләчәк үсеш өчен зур драйвер булачак”, - дип сөйләде министрның беренче урынбасары. Ул татарстанлыларны «Россия тәмнәре» конкурсында республика брендлары өчен тавыш бирергә чакырды. «Вкусы России» сайтында Татарстанның номинацияләнгән 22 брендының берсе өчен тавыш бирегез. Халык тавыш бирүе 2 декабрьдә тәмамланачак. Белешмә:«Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты - кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле азык-төлек продукциясе белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Конкурс АПК үсешенең яңа драйверларын булдырырга, шул исәптән кече җитештерүчеләргә ярдәм итәргә, авыл территорияләрен һәм агротуризмны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк, 8 номинациядә финалистлар билгеләнәчәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз