Зәйгә эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры килде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе
Бүген Зәйгә эш визиты белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Шәһәр ипподромында Фәрит Мөдәрис улын район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Александрович Нифатов каршы алды. Эш визиты барышында министр Зәй муниципаль районының транспорт инфраструктурасы, шул исәптән тимер юл юнәлеше белән шәхсән танышты, Нариманов урамын һәм башка юлларны реконструкцияләү белән танышты. Киләсе атнада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры белән пассажирлар ташу перспективасы буенча очрашуы планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International