Зәйгә Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килде

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасына визит кысаларында Саха (Якутия) Республикасы делегациясе булып китте. Аның составында 14 кеше бар иде, нигездә алар - архитекторлар. Делегация килүенең максаты - «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» өстенлекле проекты һәм «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында тормышка ашырыла торган иҗтимагый киңлекләр объектларын һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү белән танышу, Зәй шәһәрендә сусаклагыч зонасының яр буе зонасын карау иде. Бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунаклар өчен төзекләндерелгән Кызыл мәйдан һәм яр буе буйлап экскурсия уздырдылар, аларга шәһәр тарихы турында сөйләделәр. Аларны Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Татьяна Кузнецова һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков озатып йөрде һәм биредә 3 ел дәвамында башкарылган масштаблы эшләр белән таныштырдылар. Җаваплы хезмәткәрләр сусаклагычның яр буе зонасын карау барышында делегация әгъзаларында килеп туган сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International