«Безнең заман геройлары» республика премиясе быел 11 декабрьдә узачак

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе
Премия җәмәгатьчелек игътибарын көндәлек тормышта Ватаныбыз һәм аның гражданнары файдасына героик гамәлләр кылган кешеләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Алар-кыюлык һәм каһарманлык күрсәтүне таләп итә торган кискен ситуацияләрне игътибарсыз калдырмый, шулай ук арабыздагы авыр минутларда ярдәмгә килә ала торган кешеләр. Премия Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе тарафыннан 2016 елда оештырылган иде. Быел ул 11 декабрьдә узачак. Премия Нигезләмәсе буенча катнашу өчен гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International