Студентлар отрядлары сугышчылары "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының алтын билгеләрен алдылар

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Зәй шәһәренең Студентлар отрядлары "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын 2018 елдан бирле тапшыра һәм бу алар өчен матур традициягә әверелде. Алар нормативларны елга ике тапкыр, язын хезмәт сезоны башланыр алдыннан һәм көзен студентлар хезмәт проектларыннан кайтканнан соң тапшыралар. Ниһаять, балалар үзләренең көтеп алынган билгеләрен алдылар: 22 алтын, 14 көмеш, 9 бронза медальгә ия булдылар. Сугышчыларның әзерлеге елдан-ел арта бара, 2018 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ул вакытта нормативларны алтын билгеләргә нибары 12 кеше генә тапшыра алган.  ГТО нормативларын киләсе тапшыру ноябрь аенда булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International