Бүген Зәйдә агросәнәгать паркы территориясендә бәйрәм ярминкәсе узды. Ярминкәгә беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасары В.Г. Акатьев, район Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җаваплы хезмәткәрләре килде. Бәйрәм ярминкәсенә Яңа Спас, Поручик, Попов, Сәвәләй, Сармашбаш авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләре белән палаткаларын куйдылар. Ярминкәдә Карташов Н.В., Игошин А.В., Ионов В. И., Сироткин В. В., Савгильдин В. В. һәм башка фермерлар актив катнашты. Зәйлеләргә сыер, дуңгыз ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчәләр, үсентеләр, шикәр комы тәкъдим ителде. Зәйнашев Д.К. хуҗалыгы сатуга 10-12 кг авырлыктагы күркә ите куйган иде. Район мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт программасы оештырылды.Сезон башыннан узган 7 ярминкәдә 3 млн. сумлык продукция сатылды.