Бүген зәйлеләр янә күренекле җитәкче, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Ринат Фәрдиевне искә алдылар. Бирегә район җитәкчелеге, аның белән төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре һәм Зәй җәмәгатьчелеге җыелды. Ринат Шәех улы 30 елдан артык гомерен Зәй районын үстерүгә багышлаган җитәкчеләрнең берсе. Ул 2008 елда вафат булды. Чәчәкләр салу тантанасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында узды. Җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, Разиф Галиевич аны тәҗрибәле җитәкче, әйткән сүзен төгәл үтәүче, ышанычлы дус, игелекле остаз буларак искә алды. Ринат Фәрдиев белән тормыш юлында очрашырга туры килгән һәркем аның көчле кеше булуына сокланды, һөнәри осталыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм кешелек сыйфатларын югары бәяләде. Зәйдә Ринат Шәех улын онытмыйлар, хөрмәт итәләр һәм яраталар. Бүген зәйлеләр аның истәлегенә чәчәкләр салдылар.