Мәктәптән соң яки каникуллар вакытында балаларның бөтен игътибары уенга, саф һавага юнәлә. Вакытны файдалы, кызыклы һәм куркынычсыз уздыру өчен баланы нәрсә белән мавыктырырга соң? Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде күп еллар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Улыбка” клубы эшли. Клубның эшчәнлеге баланың шәхесен гармонизацияләү,тискәре күренешләрне кисәтү, ял итүне оештыру, булган җитешсезлекләрне төзәтү, иҗади сәләтләрне ачуга юнәлдерелгән. 2020 елның 3 ноябрендә “Улыбка” клубында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Скрепышмания” дигән темага мастер-класс үткәрелде. Мастер-класста балалар пластилиннан “скрепышлар”әвәләп ясадылар. “Скрепышлар” дан модалы беләзек ясарга, наушникларны беркетергә, брелок яки башка аксессуар сыйфатында файдаланырга була. Пластилин белән эшләү балаларга күңелле тәэсирләр калдырды, кәефне яхшыртты. Пластилин белән эшләү вак моторика үсешенә ярдәм итә, образлы фикерләүне, түземлелекне үстерә, игътибарлылыкны арттыра. Балаларга “скрепыш”лар бик ошады, мастер-класс ярдәмендә алар үзләренең коллекцияләрен яңа геройлар белән тулыландырдылар.