Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы
2020 елның 3 ноябре, сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне дәүләт бәйрәмнәре - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыклар бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләре белән сугарылган. Без бәрәкәтле туган республикабыз, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз, үзләренең фидакарь хезмәтләре, батырлыклары һәм иҗади казанышлары белән туган җиребезнең бүгенге муллыгына, бөтенлегенә ирешергә мөмкинлек биргән ата-бабаларыбызны хөрмәт итәбез, зурлыйбыз. Зәй муниципаль районында 20дән артык милләт вәкиле яши, төрле диндәге һәм сәяси карашлары төрле булган кешеләр район-шәһәребезнең барлык тармакларында: энергетика, машина төзелеше, социаль өлкә, авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куялар, республикабыз үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Пандемия белән бәйле кыенлыкларга да карамастан, без икътисадның төп юнәлешләре буенча уңай динамикага ия булдык. Агымдагы елда Зәй районы аграрийлары Татарстанда иң югары күрсәткечләргә ирештеләр, районда республика программалары буенча зур эш башкарылды. Сүз дә юк, бу уңышларда һәр зәйленең өлеше бар, казанышларның нигезендә халкыбызның намуслы хезмәте ята. Куйган хезмәтегез, ирешкән уңышларыгыз, үз һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Хөрмәтле зәйлеләр! Ватаныбыз, туган республикабыз һәм районыбыз белән горурлану хисләре безне тагын да ныграк берләштерсен! Сезгә чиксез бәхет, оптимизм, тормышта ныклык, тынычлык һәм татулык телим!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз