Район җитәкчелеге капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карады

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе
3 ноябрьдә Зәй районы башлыгы Кәримов Рәзиф Галиевич капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты: «Энергетик» мәдәният йорты мәйданы, район үзәк хастаханәсе корпусы , «Тиремкәй» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 4 нче микрорайонда төзелеп килүче 24 фатирлы йорт, ведомстводан тыш сак бүлеге бинасы, Зәй-2 микрорайонындагы яр буе, Имәнлебаштагы ФАП, 88 нче янгын-коткару бүлегендә булды. Чарада шулай ук җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы подрядчыларның эш срокларын һәм сыйфатын үтәүгә аерым игътибар юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International