«Әкияти калейдоскоп»

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе
Үзәк балалар китапханәсендә көзге каникул көннәрендә мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен «Әкияти калейдоскоп» дигән чаралар циклы башланды. 2 ноябрь көнне китапханәгә 6 нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары килде. Иң элек алар өчен китапханә бүлекләре буйлап танышу экскурсиясе үткәрелде. Хезмәткәрләр кечкенә кунакларны китапханә фойесында оештырылган күргәзмә-инсталляцияләр белән дә таныштырдылар, китапханә кагыйдәләре турында да сөйләделәр. Уку залында сабыйлар китаплар, журналлар һәм газеталарны кызыксынып карадылар. «Әкиятләрнең алтын китабы», «Әкиятләрнең көмеш китабы», «Әкиятләрнең бронза китабы» әкиятләр җыентыклары белән таныштылар. "Әкият төше алтындыр ..." дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаны балалар аеруча яратып кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International